Римлыларга
3 Алайса, яһүдне башкалардан нәрсә өстен итә, яки сөннәтле булуның ни файдасы бар? 2 Күп кенә нәрсә өстен итә. Иң элек, аларга Аллаһының изге сүзләре ышанып тапшырылган булган. 3 Аларның кайберләре имансыз булып чыкса да, шуннан ни? Аларның имансыз булулары Аллаһыны тугрылыксыз итәме? 4 Һич тә юк! Һәр кеше ялганчы булып чыкса да, Аллаһы хак булыр. Шулай дип язылган да: «Син үз сүзләреңдә хак дип саналырсың һәм хөкем ителгәндә җиңәрсең». 5 Әгәр тәкъвасызлыгыбыз Аллаһының тәкъва булуын күрсәтә икән, инде нәрсә әйтик, Аллаһы безгә үз ярсуын белдергәндә, гаделсез эш итәме? (Хәзер мин кеше карашыннан чыгып әйтәм.) 6 Һич тә юк! Юкса Аллаһы дөньяны ничек хөкем итәр?
7 Әмма минем ялганым аркылы Аллаһының хакыйкате ачыграк күренеп аңа дан китерә икән, ни өчен, алайса, мин гөнаһ кылучы итеп хөкем ителәм? 8 Ни өчен: «Әйдәгез, яхшылык килсен өчен, яманлык кылыйк»,— дип әйтмәскә? Кайберәүләр, имеш без шулай әйтәбез, дип, безгә яла ягып йөриләр. Алар тиешле җәза алачаклар.
9 Соң? Безнең хәлебез яхшыракмы? Һич тә юк! Чөнки без инде ачык күрсәттек: яһүдләр дә, греклар да — барысы да гөнаһ хакимлеге астында; 10 болай дип язылган бит: «Бер тәкъва кеше дә юк, 11 аңларга сәләтле кеше дә, Аллаһыны эзләүче дә юк. 12 Барысы да юлдан тайпылган, барысы да бергәләп яраксыз булып киткән; игелек кылучы бер кеше дә юк». 13 «Аларның бугазлары — ачык кабер, телләре белән алдыйлар». «Иреннәрендә зәһәр елан агуы». 14 «Авызлары ләгънәт һәм ачу белән тулы». 15 «Аяклары кан түгәргә ашыга». 16 «Алар җимереп, кешеләргә кайгы-хәсрәт китереп йөриләр, 17 һәм тынычлык юлы аларга таныш түгел». 18 «Алар Аллаһыдан курыкмыйлар».
19 Ә безгә шул билгеле: һәркайсы авыз дәшмичә торсын өчен һәм бар дөнья Аллаһы каршында гаепле булсын өчен, Канунда әйтелгәннәр Канунны тотучылар өчен язылган. 20 Шуңа күрә беркем дә канун эшләре аша аның каршында тәкъва дип игълан ителмәячәк, чөнки канун аша гөнаһ турында төгәл белем бирелә.
21 Әмма хәзер шунсы ачык: кеше Канунны үтәмичә дә Аллаһы каршында тәкъва була ала. Бу турыда Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары да шаһитлек итә. 22 Әйе, бар иманлылар Гайсә Мәсихкә иман итү аша Аллаһы каршында тәкъва була ала, кешеләр арасында аерма юк бит. 23 Чөнки барысы да гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган. 24 Ә Аллаһының юмарт игелеге һәм Мәсих Гайсәнең аларны азат итәр өчен түләнгән йолымы ярдәмендә алар тәкъва дип игълан ителәләр, һәм бу — Аллаһының юмарт бүләге. 25 Аллаһы Гайсәне аның канына иман итү аша үзе белән татулаштыручы корбан итеп биргән. Ул моны үз тәкъвалыгын күрсәтер өчен эшләгән, чөнки сабырлык күрсәтеп үткәндәге гөнаһларны кичергән; 26 һәм моны, Гайсәгә иман итүче кешене тәкъва дип игълан иткәндә, хәзер дә үз тәкъвалыгын күрсәтеп торыр өчен эшли.
27 Алайса, кешенең мактанырлык берәр сәбәбе бармы? Юк. Нинди канун мактанырга бирми? Эшләргә игътибар итүче канунмы? Юк. Иманның барлыгына игътибар итүче канун. 28 Без болай дип саныйбыз: кеше канунга буйсынып кылган эшләренә карап түгел, ә иманына карап тәкъва дип игълан ителә. 29 Ул яһүдләр Аллаһысы гынамы? Башка халыклар Аллаһысы да түгелме? Әйе, ул башка халыкларның да Аллаһысы. 30 Аллаһы бер булганга, ул сөннәтлеләрне иманнары нигезендә һәм сөннәтсезләрне иманнары аша тәкъва дип игълан итәчәк. 31 Димәк, без үз иманыбыз белән канунны гамәлдән чыгарабызмы? Һич тә юк! Киресенчә, без аны раслыйбыз.