Рәсүлләр
7 Иң баш рухани Стифәннән: «Бу сүзләр хакмы?» — дип сорады. 2 Стифә́н болай диде: «Кардәшләр һәм агайлар, мине тыңлагыз. Шөһрәтле Аллаһы атабыз Ибраһимга Месопотамиядә, ул әле Харанга күчкәнче, күренгән 3 һәм аңа: „Үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдырып, мин күрсәтәчәк җиргә бар“,— дигән. 4 Шунда ул, калдайлыларның җирләрен калдырып, Харанга күчеп килгән. Ә атасы вафат булганнан соң, Аллаһы аны хәзер сез яши торган шушы җиргә күчергән. 5 Шулай да Аллаһы аңа бу җирдә бернинди мирас, хәтта аяк басарлык та җир бирмәгән, ләкин бу җирне аңа һәм киләчәк буыннарына, ул вакытта аның балалары әле булмаса да, бирергә вәгъдә иткән. 6 Аллаһы аңа, буыннары чит җирдә килмешәк булачак һәм 400 ел коллыкта изелеп яшәячәк, дигән. 7 „Әмма аларны коллыкта тотачак халыкны мин хөкем итәчәкмен, һәм аннан соң алар шул илдән чыгып, шушы җирдә миңа гыйбадәт кылачаклар“,— дигән Аллаһы.
8 Аллаһы аның белән сөннәтләү турында килешү төзегән, һәм Исхак туганнан соң, Ибраһим аны сигезенче көнне сөннәткә утырткан. Шуннан соң Исхактан Ягъкуб, ә Ягъкубтан унике ыруг башлыгы туган. 9 Шул ыруг башлыклары, көнләшеп, Йосыфны Мисырга сатып җибәргәннәр. Әмма Аллаһы аның белән булган 10 һәм аны барлык бәлаләрдән коткарып торган. Йосыф Аллаһы ярдәме белән Мисы́р патшасы фиргавеннең хуплавын яулаган һәм бик зирәк кеше булып киткән. Фиргавен исә аны Мисыр һәм үзенең бөтен йорты белән идарә итәргә билгеләгән. 11 Әмма бөтен Мисыр һәм Кәнга́н җиренә зур бәла килгән: ачлык башланган. Һәм безнең ата-бабаларыбыз ризык таба алмаган. 12 Ягъкуб, Мисырда ризык барлыгын ишеткәч, анда ата-бабаларыбызны җибәргән. 13 Алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф үз абый-энеләренә үзенең кем икәнлеген ачкан, һәм фиргавен Йосыф гаиләсе белән танышкан. 14 Шунда Йосыф, атасы Ягъкубны һәм бар туганнарын, җитмеш биш җанны, үзе янына чакырткан. 15 Ягъкуб Мисырга күчеп килгән һәм үзе дә, ата-бабаларыбыз да шунда үлгән. 16 Аларны Шехемгә алып килеп, төрбәгә салганнар. Аны Шехемдә яшәүче Һаму́р улларыннан көмеш түләп, Ибраһим сатып алган булган.
17 Аллаһы Ибраһимга биргән вәгъдәнең үтәлү вакыты якынлашкан саен, Мисырда халкыбыз саны үскән һәм арта барган. 18 Шуннан соң Мисырда Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлаган. 19 Ул безнең нәсел белән үзен бик мәкерле тоткан һәм аталарыбызны яңа туган сабыйларын, алар үлсен өчен, ташларга мәҗбүр иткән. 20 Шул көннәрдә Муса туган. Ул бик тә күркәм бала булган, һәм аны өч ай буе атасы өендә үстергәннәр, 21 ә аннан соң ата-анасына аны ташлап калдырырга туры килгән. Баланы фиргавен кызы табып алган һәм үз улыдай күреп тәрбияләгән. 22 Шуңа күрә Муса мисырлыларның бар зирәклегенә өйрәтелгән булган һәм сүздә дә, эштә дә көчле булган.
23 Аңа кырык яшь тулгач, аның күңелендә үз кардәшләре исраиллеләрнең хәлләрен белергә теләге туган. 24 Муса бер мисырлының исраиллеләрнең берсен җәберләгәнен күреп алган һәм үз кардәшен яклап чыккан. Ул, мисырлыны үтереп, рәнҗетелгән кеше өчен үч алган. 25 Муса аның кардәшләре Аллаһы аның аша аларны коткара икәнен аңлар дип уйлаган, ләкин алар аңламаганнар. 26 Икенче көнне ул алар янына килгәч, ике исраилленең сугышканын күргән һәм аларны татулаштырырга теләп: „Сез кардәшләр бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?“ — дигән. 27 Әмма үз якынын рәнҗетүче кеше Мусага мондый җавап биргән: „Сине безгә башлык итеп һәм безне хөкем итүче итеп кем билгеләде? 28 Әллә, кичә мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерәсең киләме?“ 29 Бу сүзләрне ишеткәч, Муса качып киткән һәм Мидьян җирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аның ике улы туган.
30 Кырык ел узгач, Синай тавы янындагы чүлдә аңа янып торучы куак ялкынында бер фәрештә күренгән. 31 Моны күреп, Муса бик гаҗәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Йәһвәнең тавышын ишеткән: 32 „Мин ата-бабаларың Аллаһысы, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы“. Муса калтыранып, башка инде күтәрелеп карарга батырчылык итмәгән. 33 Йәһвә аңа болай дигән: „Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган җир — изге урын. 34 Мин халкымның Мисырда җәберләнүен күрдем, ыңгырашканын ишеттем һәм аны азат итәр өчен иңдем. Менә, мин сине Мисырга җибәрәм“. 35 Нәкъ шул Мусадан исраиллеләр: „Сине башлык итеп һәм хөкем итүче итеп кем билгеләде?“ — дип, ваз кичкәннәр. Нәкъ аны Аллаһы, куакта күренгән фәрештә аша, башлык һәм коткаручы итеп җибәргән. 36 Нәкъ Муса аларны Мисырдан алып чыккан; Мисырда, Кызыл диңгездә һәм кырык ел буе чүлдә могҗизалы күренешләр белән галәмәтләр күрсәткән.
37 Муса ул Исраил улларына: „Аллаһы сезгә кардәшләрегез арасыннан минем кебек пәйгамбәр бирәчәк“,— дип әйткән. 38 Нәкъ ул чүлдә җыелыш белән һәм Синай тавында фәрештә белән бергә булган, һәм нәкъ ул ата-бабаларыбызга сөйләгән. Сезгә тапшыру өчен изге тере сүзләрне ул кабул иткән. 39 Ата-бабаларыбыз Мусага тыңлаучан булырга теләмәгән, аны кире какканнар, күңелләре кире Мисырга борылган. 40 Алар Һарунга: „Безгә илаһлар яса, алар безне алып барачак, чөнки без үзебезне Мисырдан алып чыккан бу Муса белән нәрсә булганын белмибез“,— дигәннәр. 41 Шул көннәрдә алар пот — бозау ясап, аңа корбан китергәннәр һәм ясаган әйберләренә шатланып, күңел ачканнар. 42 Аллаһы исә алардан читкә борылган һәм алар күк җисемнәренә табына башлагач, аларны тоткарлап тормаган. Моның турында пәйгамбәрләр китабында болай дип язылган: „Исраил халкы, сез кырык ел буе чүлдә чалынган хайваннарны һәм корбаннарны әллә миңа китердегезме? 43 Сез Молы́х чатырын, Рифа́н илаһы йолдызын — табыну өчен үзегез ясаган шул потларны күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә мин сезне Бабылдан да ераграк урынга сөрермен“.
44 Ата-бабаларыбызның чүлдә шаһитлек чатыры булган. Аллаһы ул чатырны Муса белән сөйләшкәндә аңа күрсәтелгән үрнәк буенча ясарга кушкан. 45 Шул чатырны мирас итеп алган ата-бабаларыбыз, Йошуа́ белән бергә, аны башка халыкларның җирләренә алып килгәннәр. Аллаһы бу халыкларны ата-бабаларыбыз хакына шул җирдән куып чыгарган, һәм чатыр Давыт көннәренә кадәр анда калган. 46 Давыт Аллаһы каршында илтифат казанган һәм үзенә хөрмәт күрсәтүен үтенгән: Ягъкуб Аллаһысына йорт салырга рөхсәт сораган. 47 Ләкин Аллаһыга йортны Сөләйман салган. 48 Әмма Аллаһы Тәгалә кул белән ясалган йортларда яшәми. Пәйгамбәр болай дигән: 49 „Күк — минем тәхетем, җир — минем аяк астым. Алайса, сез миңа нинди йорт сала алырсыз? — дип әйтә Йәһвә.— Кайда минем яшәр урыным? 50 Барысын да минем кулым булдырды түгелме?“
51 Йөрәкләре дә, колаклары да сөннәтләнмәгән үҗәт кешеләр, сез гел изге рухка каршы киләсез. Ата-бабаларыгыз нинди булса, сез дә шундый. 52 Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Әйе, алар тәкъва Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез аңа хыянәт итүчеләр һәм аны үтерүчеләр булдыгыз, 53 һәм сез фәрештәләр аша тапшырылган Канунны кабул иттегез, әмма үтәмәдегез».
54 Шушы сүзләрне ишеткәч, алар ярсып киттеләр һәм аңа карап тешләрен шыкырдата башладылар. 55 Изге рух белән сугарылган Стифә́н исә, күккә карагач, Аллаһы данын һәм Аллаһының уң ягында торучы Гайсәне күрде 56 һәм: «Менә, мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Кеше Улын күрәм»,— диде. 57 Ә тегеләр акыра башладылар һәм колакларын томалап, барысы бергә Стифәнгә ташландылар. 58 Алар аны шәһәрдән алып чыгып, аңа таш ата башладылар. Ә шаһитләр үзләренең өс киемнәрен Шаул исемле бер егет янына куйдылар. 59 Алар таш аткан вакытта Стифән: «Хуҗам Гайсә, рухымны кабул ит»,— дип үтенде 60 һәм тезләнеп, көчле тавыш белән: «Йәһвә, бу гөнаһ өчен аларга җәза бирмә»,— диде дә, үлем йокысына талды.