Ачылыш
11 Миңа озын камыш сыман таяк бирелде һәм болай дип әйтелде: «Тор, Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урынын, корбан китерү урынын һәм андагы гыйбадәт кылучыларны үлчә. 2 Ә гыйбадәтханәнең изге урынының тышкы ягындагы ишегалдына тимә һәм аны үлчәмә, чөнки ул башка халыкларга бирелгән. Алар изге шәһәрне кырык ике ай буе таптап йөриячәкләр. 3 Мин ике шаһитемне матәм киемнәре* киеп 1 260 көн пәйгамбәрлек итәргә җибәрәчәкмен». 4 Аларны ике зәйтүн агачы һәм ике яктырткыч символлаштыра. Алар бөтен дөнья Хуҗасы алдында басып торалар.
5 Берәрсе аларга зыян китерергә теләсә, аларның авызларыннан ут чыгып дошманнарын йотачак. Әйе, аларга зыян китерергә теләүче һәркем шулай үтереләчәк. 6 Пәйгамбәрлек иткән көннәрендә яңгыр яумасын өчен, аларның күкне капларга вәкаләтләре бар. Аларның шулай ук суларны канга әйләндерергә, җирне күпме теләсәләр шулкадәр төрле бәла-казаларга дучар итәргә вәкаләтләре бар.
7 Алар шаһитлек бирүләрен тәмамлагач, упкыннан кыргый хайван күтәрелеп аларга каршы сугышачак, аларны җиңәчәк һәм үтерәчәк. 8 Аларның мәетләре бөек шәһәрнең зур урамында ятачак. Ул шәһәрне Содо́м һәм Мисыр символлаштыра, анда аларның Хуҗалары баганага кадакланган булган. 9 Төрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр шул мәетләргә өч көн ярым карап торачаклар һәм аларны җирләргә рөхсәт итмәячәкләр. 10 Җирдә яшәүчеләр моңа шатланып бәйрәм итәчәкләр, бер-берсенә бүләкләр җибәрәчәкләр, чөнки бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне күп җәфалаган иде.
11 Әмма өч көн ярым үткәч, аларга Аллаһыдан яшәү рухы керде, һәм алар аякларына торып бастылар. Моны күрүчеләрне бөек курку биләп алды. 12 Шунда күктән: «Монда күтәрелегез»,— дип әйтүче көчле тавыш ишетелде һәм теге ике шаһит болытта күккә күтәрелде, ә дошманнары аларга карап торды. 13 Шул сәгатьтә көчле җир тетрәү булды, һәм шәһәрнең уннан бер өлеше җимерелеп төште. Җир тетрәүдән 7 000 кеше һәлак булды, ә калганнары куркып күкләр Аллаһысын данладылар.
14 Икенче кайгы үтте. Менә! Аның артыннан өченчесе ашыгып килә.
15 Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда күктә: «Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз һәм аның Мәсихе патшалык итә, һәм Ул мәңге патша булып идарә итәчәк!» — дип әйтүче көчле тавышлар яңгырады.
16 Шул вакыт Аллаһы алдында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт өлкән, йөзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылдылар һәм 17 болай диделәр: «Яшәгән һәм Яшәүче, Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез! Чөнки син бөек кодрәтеңне кулланып патша булып идарә итә башладың. 18 Ләкин халыклар ярсыдылар, һәм синең ачуың килде, үлеләрне хөкем итәр өчен билгеләнгән вакыт, сиңа хезмәт иткән пәйгамбәрләреңә, шулай ук изгеләреңә, исемеңнән куркучы гадиләргә һәм бөекләргә бүләк бирү, ә җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте».
19 Шуннан соң күктә Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урыны ачылды, һәм анда аның килешү сандыгы күренә башлады. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәү ишетелде, җир тетрәде һәм хәтәр боз яуды.