Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Гәләтиялеләргә 1
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Гәләтиялеләргә 1:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.5.2008, 22 б.

Гәләтиялеләргә 1:18

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 12 б.

Гәләтиялеләргә 1:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 112 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Гәләтиялеләргә 1:1–24

Гәләтиялеләргә

1 Бу хатны рәсүл итеп кешеләр тарафыннан да түгел, кеше аша да түгел, ә Гайсә Мәсих аша һәм аны үледән терелткән күктәге Атабыз Аллаһы тарафыннан билгеләнгән Паул 2 һәм минем белән бергә барлык кардәшләр Гәләтиядәге җыелышларга яза.

3 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә. 4 Күктәге Атабыз Аллаһы ихтыяры буенча, Гайсә безне хәзерге явыз дөнья төзелешеннән коткарыр өчен һәм гөнаһларыбызны юк итәр өчен үзен бирде. 5 Аллаһыга мәңге дан булсын. Амин.

6 Хәйран калам, чөнки сез үзегезне Мәсихнең юмарт игелеге аша Чакыручыдан шундый тиз читкә китеп, башка төрле яхшы хәбәргә колак сала башлагансыз. 7 Әмма башка төрле яхшы хәбәр юк, ә сезгә кыенлыклар тудыручылар һәм Мәсих турындагы яхшы хәбәрне бозарга теләүчеләр генә бар. 8 Ләкин берәрсе — хәтта без үзебез яки күктән фәрештә — без сезгә игълан иткән яхшы хәбәрдән тыш яхшы хәбәр итеп башка нәрсә игълан итсә, аңа ләгънәт төшсен. 9 Без сезгә әйткән идек инде, һәм хәзер кабатлап әйтәм: берәрсе сез кабул иткән яхшы хәбәрдән тыш яхшы хәбәр итеп башка нәрсә игълан итсә, аңа ләгънәт төшсен.

10 Чыннан да, мин хәзер кешеләрне инандырырга тырышаммы яки Аллаһынымы? Я кеше күңелен табарга телимме? Минем әле дә кеше күңелен табасым килсә, мин Мәсих колы булмас идем. 11 Кардәшләр, шуны белегез: мин игълан иткән яхшы хәбәр кешенеке түгел, 12 чөнки миңа аны кешеләр җиткермәде һәм өйрәтмәде, ә Гайсә Мәсих ачып бирде.

13 Сез минем яһүд динендәге элекке тәртибем турында, әлбәттә, ишеткәнсездер. Ул чакта мин Аллаһы җыелышын аяусыз эзәрлекләдем, аны юк итәргә тырыштым, 14 ә яһүд дине турында әйткәндә, күп кенә яһүд яшьтәшләремнән алга чыктым, һәм ашкынуым күбрәк ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны тоту иде. 15 Әмма миңа туарга мөмкинлек биргән һәм үзенең юмарт игелеген күрсәтеп мине чакырган Аллаһы, 16 мин аның Улы турындагы яхшы хәбәрне башка халыкларга игълан итсен өчен, мине куллануны яхшы дип тапкач, мин бер кеше белән дә киңәшләшеп тормадым. 17 Иерусалимга үземнән алдарак рәсүлләр булып киткәннәр янына да бармадым, ә Гарәбстанга киттем һәм шуннан соң яңадан Дәмәшекъкә кайттым.

18 Аннары, өч ел үткәч, мин Кифа́с янына кереп чыгар өчен Иерусалимга бардым һәм аның янында унбиш көн булдым. 19 Ә башка рәсүлләрдән Хуҗабызның энесен Ягъкубны гына күрдем. 20 Аллаһы каршында әйтәм: минем сезгә язганнарым ялган түгел.

21 Шуннан соң мин Су́рия белән Килики́я җирләренә киттем. 22 Әмма Мәсих белән бердәмлектә торучы Яһүдиядәге җыелышларның мине күргәннәре юк иде. 23 Алар нибары мондый хәбәр генә ишеткәннәр: «Элек безне эзәрлекләгән кеше хәзер үзе кайчандыр юк итәргә тырышкан иман турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп йөри». 24 Һәм минем хакка Аллаһыны данлаганнар.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу