Маттай
15 Шуннан соң Гайсә янына Иерусалимнан фарисейлар һәм канунчылар килделәр. 2 Алар: «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар һәм ашар алдыннан кулларын юмыйлар?» — дип сорадылар.
3 Гайсә аларга җавап итеп: «Ә ни өчен сез үзегез йолагыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? — диде.— 4 Мәсәлән, Аллаһы: „Ата-анаңны хөрмәт ит“ һәм „Ата-анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш“,— дигән. 5 Ә сез: „Әгәр кеше үз атасына яки анасына: „Син файдалана алган бар нәрсәм — бу Аллаһыга багышланган бүләк“,— дисә, 6 аңа инде атасын ихтирам итәсе юк“,— дисез. Моның белән сез үз йолагыз хакына Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез. 7 Икейөзлеләр, Ишагыйя́ сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән: 8 „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. 9 Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтәләр, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“». 10 Шунда ул халыкны чакырып алды да, болай диде: «Тыңлагыз һәм төшенегез: 11 Кешене авызына керүче нәрсә түгел, ә авызыннан чыгучы нәрсә нәҗесли».
12 Шуннан соң шәкертләре, аның янына килеп: «Синең сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗегәннәрен беләсеңме?» — дип сорадылар. 13 Моңа ул болай диде: «Күктәге Атам утыртмаган һәр үсемлек тамыры белән йолкып алыначак. 14 Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк». 15 Шунда Петер аңардан: «Безгә теге мисалны аңлатып бирче»,— дип үтенде. 16 Гайсә аларга болай диде: «Сез дә һаман аңламыйсызмыни? 17 Авызга кергән һәр нәрсә карын аша үтә һәм тәннән чыга. Әллә сез моны белмисезме? 18 Ә кешенең авызыннан чыккан нәрсәләр аның күңеленнән чыга. Шулар аны нәҗесли дә. 19 Мәсәлән, явыз уйлар, үтерү, зина, фахишәлек, урлау, ялган шаһитлек, көфер сүзләр кешенең күңеленнән чыга 20 һәм аны нәҗесли, ә юмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми».
21 Шуннан Гайсә Тир белән Сидо́н төбәгенә китте. 22 Шул төбәктә яшәүче бер финикияле хатын-кыз аның янына чыгып: «Хуҗам, Давыт Улы, миңа шәфкатьле булчы. Минем җенле кызым бар, һәм ул бик нык газаплана»,— дип кычкырды. 23 Әмма Гайсә аңа дәшмәде. Шунда шәкертләре, аның янына килеп: «Аңа китсен дип әйт әле, чөнки ул безнең арттан кычкырып йөри»,— дип, аңардан үтенә башладылар. 24 «Мин бар кешеләргә түгел, ә Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән»,— дип җавап бирде Гайсә. 25 Теге хатын аның янына килеп, сәҗдә кылды һәм: «Хуҗам, миңа ярдәм итче!» — дип әйтте. 26 Шунда Гайсә: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— диде. 27 «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит»,— диде аңа хатын. 28 Гайсә аңа: «Нык синең иманың. Син теләгәнчә булсын»,— диде. Һәм аның кызы шунда ук савыкты.
29 Гайсә үз юлын дәвам итте һәм Гәлилә́я диңгезе янына килгәч, тауга менеп, шунда утырды. 30 Аның янына күп кенә халык килә башлады. Алар үзләре белән аксакларны, гарипләрне, сукырларны, телсезләрне һәм башка күп төрле авыруларны алып килделәр. Алар авыруларны аның аяклары янына сала иделәр, һәм Гайсә аларны савыктыра иде. 31 Телсезләр сөйләшә, аксаклар йөри, ә сукырлар күрә башлагач, халык моны күреп таң калды һәм Исраил Аллаһысын данлады.
32 Гайсә үз шәкертләрен чакырып, аларга болай диде: «Кешеләрне кызганам, чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк. Аларны ач килеш кайтарып җибәрәсем килми, юлда хәлсезләнүләре бар». 33 Ә шәкертләре аңардан: «Шундый зур халык төркемен туендырырлык икмәкне монда, кеше йөрмәгән урында, кайдан алырга соң?» — дип сорадылар. 34 «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады алардан Гайсә. Алар: «Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык»,— диделәр. 35 Шунда ул халыкка җиргә утырырга кушты, 36 ә үзе җиде икмәк белән балыкларны алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады, шуннан соң шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар. 37 Барысы да туенганнан соң, калган сыныкларны җыйдылар һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты. 38 Ә ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең ир-ат иде. 39 Халыкны җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгәдә́н җирләренә барып тукталды.