1 Көринтлеләргә
13 Әгәр миндә кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләшү сәләте булып та, мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яңгыравык кыңгырау яки чыңлавык кимвал булып киткәнмен. 2 Әгәр миндә пәйгамбәрлек итү сәләте, барлык изге серләр, барлык белем һәм таулар күчерерлек көчле иман булып та, мәхәббәт юк икән, минем кылганнарым — буш нәрсә. 3 Әгәр мин башкалар турында кайгыртыр өчен барлык мөлкәтемне таратсам да, мактаныр өчен тәнемне үлемгә тапшырсам да, ә миндә мәхәббәт булмаса, миңа бернинди файда юк.
4 Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт көнчел түгел, ул мактанмый, масаеп йөрми, 5 үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне санап бармый. 6 Ул тәкъвасызлыкка сөенми, ә хакыйкатькә сөенә, 7 барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала.
8 Мәхәббәт мәңгелек*. Ә пәйгамбәрлек итү, төрле телләрдә сөйләшү сәләтләре һәм белем булса да, алар юкка чыгачак. 9 Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит, 10 ә инде тулы булгач, өлешчә генә булганы юкка чыгачак. 11 Сабый чагымда мин сабыйларча сөйләдем, сабыйларча уйладым, сабыйларча фикер йөрттем, ә инде хәзер, үсеп җиткәч, сабый чагымдагыларны ташладым. 12 Хәзер без калай көзгедән күргәндәй тонык күрәбез, ә аннары йөзгә-йөз очрашкандай ачык күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә, әмма аннары, Аллаһы мине тулысынча белгән кебек, белемем тулы булачак. 13 Ә хәзер иман, өмет һәм мәхәббәт — шуны өчәү кала бирә. Әмма аларның иң бөеге — мәхәббәт.