1 Петер
3 Нәкъ шулай ук сез дә, хатыннар, ирләрегезгә буйсынып яшәгез. Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз, 2 чөнки алар сезнең саф тәртибегезне һәм тирән хөрмәтегезне үз күзләре белән күреп торачак. 3 Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр яки кием кебек тышкы матурлык түгел, 4 ә эчке матурлык — тыныч һәм юаш рухның мәңге сулмас матурлыгы булсын. Аллаһы каршында андый рух бик кыйммәтле. 5 Элекке заманда Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар ирләренә буйсынып үзләрен нәкъ шулай бизәгәннәр дә. 6 Мәсәлән, Сара́ Ибраһимга аны хуҗам дип атап буйсынган. Сез дә игелек кылып һәм куркуга бирешмичә яшәсәгез, Сара кызлары булырсыз.
7 Нәкъ шулай ук, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яхшы аңларга тырышып бергә гомер итегез. Хатын-кызлар сездән көчсезрәк, нәзакәтле савыт кебек, булганга, аларны ихтирам итегез, чөнки алар белән бергә сез дә юмарт игелек күрсәтеп бирелгән тормыш бүләген мирас итеп аласыз. Шул чакта догаларыгызга тоткарлык булмас.
8 Ниһаять, һәммәгез дә бер-берегезне аңлашып, бер-берегезнең хәленә кереп, бер-берегезне туганнарча яратып, кызганып, тыйнак булып яшәгез. 9 Явызлыкка явызлык белән я хурлауга хурлау белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатихалагыз, чөнки сез моның өчен чакырылдыгыз да, шунда үзегез дә мирас итеп фатиха алырсыз.
10 «Шатланып, ямьле көннәр күреп яшәргә теләүче кеше үз телен яманлыктан, авызын ялган сөйләүдән тыйсын. 11 Явызлыктан читләшеп, яхшылык кылсын, тынычлык-татулык эзләп, аңа омтылсын. 12 Чөнки Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ялваруларын тыңлый; әмма яманлык кылучылардан Йәһвә йөзен бора».
13 Игелекле эшләргә ашкынып торсагыз, сезгә кем зыян китерер? 14 Ә тәкъва булганыгыз өчен газап чиксәгез, сез бәхетле. Шулай да кешеләр курыккан нәрсәләрдән курыкмагыз һәм борчылмагыз. 15 Үз күңелләрегездә Мәсихне Хуҗа һәм изге дип таныгыз. Сезгә өметегез хакында сораулар бирүче һәркем алдында өметегезне якларга һәрвакыт әзер булыгыз, ләкин моны юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләгез.
16 Вөҗданыгыз саф булсын. Шул вакытта сезгә каршы сөйләүчеләр, нәрсә генә сөйләсәләр дә, сезнең Мәсих шәкерте буларак яхшы тәртибегезне күреп, оятка калырлар. 17 Игелек кылганыгыз өчен газаплану (Аллаһы моны рөхсәт итә икән) явызлык кылганыгыз өчен газаплануга караганда яхшырак. 18 Чөнки тәкъва Мәсих үзе дә тәкъва булмаганнар өчен бер тапкыр гына үлде һәм аларны гөнаһлардан азат итте. Ул моны сезне Аллаһы янына китерер өчен эшләде. Ул кеше буларак үтерелде, ә рух буларак терелтелде 19 һәм тоткындагы рухлар янына барып вәгазьләде. 20 Алар борынгы заманнарда, Нух көннәрендә, буйсынмаучан булганнар. Шул көннәрдә Аллаһы көймәнең төзелеп бетүен сабырлык белән көткән, һәм ул көймәдә бик аз кеше, ягъни сигез җан гына, су аша коткарылган булган.
21 Сезне хәзер моңа охшаш суга чумдырылу (тәннең керен юып төшерү түгел, ә Аллаһыдан саф вөҗдан сорау) Гайсә Мәсихнең үледән терелүе аша коткара. 22 Ул күккә күтәрелгән һәм хәзер Аллаһының уң ягында. Аллаһы аңа фәрештәләрне, хакимлекләрне һәм кодрәтләрне буйсындырган.