-
Чыгыш 31:2–6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 «Менә, мин Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәлилне+ сайладым.+ 3 Мин аңа зирәклек, төшенүчәнлек, белем биреп, аны үземнең изге рухым* белән сугарырмын. Ул һәртөрле һөнәрдә, 4 төрле әйбер-җиһазларны сәнгатьле итеп булдыруда, алтын, көмеш һәм бакыр эшкәртүдә, 5 ташларны эшкәртеп кысаларга утыртуда+ һәм агачтан һәртөрле әйберләр ясауда оста булыр.+ 6 Шулай ук мин аңа ярдәмче итеп Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиабны+ билгелим һәм бөтен осталарга* күбрәк осталык бирәм, шунда алар мин сиңа боерган бар эшләрне эшли алыр:+
-