-
Чыгыш 25:17–20Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Саф алтыннан капкач эшлә, аның озынлыгы ике терсәк ярым, киңлеге терсәк ярым булсын.+ 18 Алтыннан ике керубим* сыны яса. Алар капкачның ике очына чүкеп ясалган булсын.+ 19 Керубимнәрне капкачның ике очына яса — берсен бер якка, икенчесен икенче якка. 20 Керубимнәрнең канатлары, капкачны күләгәләп, югарыга таба күтәрелеп торсын;+ керубимнәр кара-каршы торып, йөзләрен капкачка төбәсеннәр.
-