-
Чыгыш 25:31–39Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
31 Саф алтыннан шәмдәл+ яса. Шәмдәл чүкеп ясалган булырга тиеш. Аның нигезе, кәүсәсе, ботаклары, касәләре, бөреләре һәм чәчәкләре бербөтен булсын.+ 32 Шәмдәлнең кәүсәсеннән алты ботак — бер ягыннан өч ботак, икенче ягыннан өч ботак чыгып торсын. 33 Бер яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. Һәм икенче яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. Шәмдәлнең кәүсәсеннән чыгып торган алты ботак менә шундый булсын. 34 Шәмдәлнең кәүсәсендә бадәм чәчәгенә охшаш дүрт касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. 35 Кәүсәдә ике яклап чыккан беренче пар ботак астында бөре булсын, икенче пар ботак астында бөре булсын һәм өченче пар ботак астында бөре булсын; кәүсәдән чыгып торган алты ботак астында бөреләр булсын. 36 Бөреләр, ботаклар — бөтен шәмдәл бер кисәк саф алтыннан чүкеп ясалырга тиеш.+ 37 Аның өчен җиде яктырткыч яса; янып торганда, алар аның алдындагы урынны яктыртып торсын.+ 38 Кыскычлары һәм ут савытлары саф алтыннан булсын.+ 39 Шәмдәл һәм шул әйберләр бер талант* саф алтыннан ясалырга тиеш.
-