-
Чыгыш 30:1–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 Фимиам яндыру өчен+ сәрви* агачыннан мәзбәх яса.+ 2 Ул дүрткел* — озынлыгы бер терсәк,* киңлеге бер терсәк, ә биеклеге ике терсәк булырга тиеш. Мәзбәхнең мөгезләре аның белән бербөтен булсын.+ 3 Мәзбәхнең өстен, бөтен ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән капла һәм аның кырые тирәли алтын кайма яса. 4 Шулай ук аның өчен каймасыннан астарак бер-берсенә капма-каршы ике якның һәркайсысына алтыннан ике боҗра яса. Аларга мәзбәхне күчереп йөртү өчен колгалар кидерелер. 5 Колгаларын сәрви агачыннан яса һәм аларны алтын белән капла.
-