Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 7:11, 12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Әмма фиргавен зирәк кешеләрне һәм тылсымчыларны чакыртты, һәм Мисырның сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәре*+ дә үз сихерләре белән шуны ук эшләде.+ 12 Аларның һәрберсе үз таягын идәнгә ташлады, һәм таяклар зур еланнарга әйләнде, ләкин Һарунның таягы тегеләрнекен йотты.

  • Чыгыш 7:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Муса белән Һарун шунда ук Йәһвә кушканча эшләде. Һарун таякны алды да фиргавен һәм аның хезмәтчеләре алдында Нил елгасындагы суга сукты, һәм елгадагы бөтен су канга әверелде.+

  • Чыгыш 7:22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Әмма Мисырның каһиннәре дә үз сихерләре белән шуны ук эшләде.+ Шуңа күрә фиргавеннең күңеле үҗәт булып калды, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңламады.+

  • Чыгыш 8:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Әмма каһиннәр үз сихерләре белән шуны ук эшләде. Алар да бакаларны Мисыр җире өстенә чыгарга мәҗбүр итте.+

  • Чыгыш 8:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 Каһиннәр үз сихерләре белән шуны ук эшләргә һәм черкиләр булдырырга тырышты,+ ләкин аларның килеп чыкмады. Ә черкиләр кешеләрне һәм хайваннарны талады.

  • 2 Тимутигә 3:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Яни́с белән Ямбри́с Мусага каршы килгән кебек, шул кешеләр дә хакыйкатькә каршы киләләр. Алар бозык акыллы һәм иман турында әйткәндә хуплауга лаек булмаган кешеләр.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу