-
Йошуа 24:6, 7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Мин сезнең аталарыгызны Мисырдан чыгаргач,+ һәм сез диңгез янына килеп җиткәч, мисырлылар сугыш арбалары һәм җайдаклар белән аталарыгыз артыннан Кызыл диңгезгә кадәр куа барды.+ 7 Алар Йәһвәне ярдәмгә чакыра башлады,+ һәм ул сезнең белән мисырлылар арасына караңгы болыт куйды һәм алар өстенә диңгезне китереп, аларны каплады.+ Сез Мисырда кылган эшләремне үз күзләрегез белән күрдегез.+ Аннары сез күп еллар чүлдә яшәдегез.+
-
-
Никами 9:10, 11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Син фиргәвенгә, аның бар хезмәтчеләренә һәм аның җирендәге бар халыкка каршы галәмәтләр белән могҗизалар кылдың,+ чөнки аларның тәкәбберләнеп+ синең халкыңа каршы чыкканнарын күрдең. Син үз исемеңне данладың һәм әле дә данлыйсың.+ 11 Син алар алдында диңгезне икегә ярдың, һәм алар диңгезне коры җирдән кичте.+ Аларны куып баручыларны котырынган суларга таш ыргыткандай тирәнлеккә ташладың.+
-
-
Зәбур 78:53Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
Диңгез сулары аларның дошманнарын күмеп китте.+
-