-
Рәсүлләр 7:30–34Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 Кырык ел узгач, Синай тавы янындагы чүлдә аңа янып торучы куак ялкынында бер фәрештә күренгән.+ 31 Моны күреп, Муса бик гаҗәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Йәһвәнең* тавышын ишеткән: 32 „Мин ата-бабаларың Аллаһысы, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы“.+ Муса калтырана башлаган һәм күтәрелеп карарга инде батырчылык итмәгән. 33 Йәһвә* аңа болай дигән: „Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган җир — изге урын. 34 Мин Мисырдагы халкымның җәберләнүен күрдем, ыңгырашканын ишеттем+ һәм аны коткарыр өчен иңдем. Менә мин сине Мисырга җибәрәм“.
-