-
Чыгыш 33:1, 2Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
33 Йәһвә Мусага болай диде: «Мисыр җиреннән үзең алып чыккан халык белән бу урынны калдырып, юлга чык. Мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка: „Мин аны синең нәселеңә* бирәчәкмен“+,— дип ант иткән җиргә бар. 2 Мин синең алдыңнан фәрештә җибәрермен+ һәм кәнганлылар, аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне куып чыгарырмын.+
-
-
Никами 9:7, 8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Йәһвә, син хак Аллаһы. Син Ибрамны+ сайлап, аны калдайлыларның Ур+ шәһәреннән алып чыктың һәм аңа Ибраһим+ дигән исем куштың. 8 Син аның йөрәген үзеңә тугры дип таптың,+ шуңа күрә аның белән килешү төзеп, токымына кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, йәвүслеләр һәм гиргәшлеләрнең җирен бирергә вәгъдә иттең+ һәм, гадел* булганга, үз вәгъдәләреңне үтәдең.
-