-
Еврейләргә 9:18–20Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Шуның өчен хәтта үткәндәге килешү дә гамәлгә кансыз керә алмаган. 19 Канунның һәр әмерен бар халык алдында әйтеп чыккач, Муса яшь үгезләрнең һәм кәҗәләрнең канын алып аңа су өстәгән. Шуннан соң ул иссоп* чыбыгына җете кызыл төстәге йон бәйләп, бар халыкка һәм язма төргәкнең үзенә шул су катыш канны сибеп чыккан. 20 «Бу кан килешүне раслый, һәм Аллаһы сезгә ул килешүне үтәргә куша»+,— дигән ул.
-