Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 24:5, 6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Иң яхшы онны ал да боҗрасыман 12 икмәк пешер. Аларның һәрберсен ефаның уннан ике өлеше күләмендә* оннан яса. 6 Аларны Йәһвә алдына саф алтыннан ясалган өстәлгә+ ике өем итеп куй. Һәр өемдә алтышар икмәк булсын.+

  • 1 Ишмуил 21:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Шунда рухани аңа изге икмәк бирде,+ чөнки анда багышланган икмәкләрдән башка бүтән икмәк юк иде. (Яңалары белән алмаштырылган көнне алар Йәһвә хозурыннан алынган иде.)

  • 1 Елъязма 9:32
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 32 Коһатлыларның кан кардәшләренең кайберләренә Шимбә саен+ икмәк* әзерләү җаваплылыгы йөкләнгән иде.+

  • 2 Елъязма 13:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Алар һәр иртә һәм һәр кич+ Йәһвәгә яндыру корбаннары китерә һәм хуш исле фимиам төтәтә,+ шулай ук саф алтыннан ясалган өстәл өстенә багышланган икмәкләр куя,+ кич саен алтын шәмдәл+ яктырткычларын кабыза.+ Шулай эшләп, без Йәһвә Аллаһыбыз алдындагы вазифаларыбызны үтибез, сез исә аны калдырдыгыз.

  • Маттай 12:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Давыт Аллаһы йортына кергән, һәм алар багышланган икмәкләрне ашаган,+ ә аларны Канун буенча руханилардан башка аның үзенә дә, аның кешеләренә дә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу