-
Саннар 4:14, 15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Алар аның өстенә мәзбәх янында хезмәт иткәндә кулланылган бар кирәк-яракларын:+ ут савытларын, чәнечкеләрен, соскыларын, табакларын куйсын һәм өсләренә тюлень тиреләреннән ясалган япманы җәйсен һәм мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен.
15 Халык тукталу урыныннан юлга кузгалырга торганда, Һарун һәм аның уллары изге урынның әйберләрен һәм бар кирәк-яракларын каплап бетерергә тиеш.+ Аннары Коһат уллары кереп, аларны алып китәр,+ ләкин алар изге урынның әйберләренә кагылырга тиеш түгел, юкса үләрләр.+ Очрашу чатырындагы бу әйберләрне күчереп йөртү — Коһат улларының бурычы.
-