-
Чыгыш 13:15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Фиргавен киреләнеп, безне җибәрмәгәч,+ Йәһвә Мисыр җирендә һәр беренче баланы — кешеләрнең баш баласыннан алып хайваннарның беренче баласына кадәр һәлак итте.+ Менә ни өчен мин хайваннарның ата җенестәге беренче булып туган бөтен балаларын Йәһвәгә корбан итәм һәм беренче туган һәр улымны йолып алам“.
-
-
Саннар 18:15, 16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Йәһвәгә китереләчәк бөтен тереклекнең беренче булып туган һәр баласы+ — кешеме ул я хайванмы — синеке булсын. Әмма син кешеләрнең һәм чиста булмаган хайваннарның беренче балаларын, һичшиксез, йолып ал.+ 16 Син аны, ул бер айлык я олырак булганда, йолым бәясе буенча йолып ал. Бу билгеләнгән бәя — изге урынның шәкыле* белән биш шәкыл* көмеш.+ Бер шәкыл 20 герага* тиң.
-