-
Чыгыш 31:14, 15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Сез Шимбә көнен тотарга тиеш, чөнки ул сезнең өчен изге.+ Шимбә турындагы канунны бозган һәркем үтерелергә тиеш. Берәрсе ул көнне нинди дә булса эш эшләсә, шул кеше* юк ителергә тиеш.+ 15 Алты көн эшләгез, ә җиденче көн — Шимбә, тулысынча ял итү көне.+ Ул Йәһвә өчен изге. Шимбә көнне эшләгән һәркем үтерелергә тиеш.
-