25 Рухани хатынның кулыннан көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген+ алып, аны Йәһвә алдында алга-артка селкетсен һәм икмәк бүләген мәзбәх янына алып килсен. 26 Рухани бер уч икмәк бүләген алып, аны бөтен бүләкне күрсәткән корбан итеп мәзбәхтә төтәтсен+ һәм хатынга суны эчертсен.