-
Чыгыш 29:38–41Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
38 Мәзбәхтә һәр көн, даими рәвештә+ бер яшьлек ике сарык тәкәсен корбанга китер. 39 Бер яшь сарык тәкәсен — иртән, икенчесен эңгер-меңгер вакытта* китер.+ 40 Беренче яшь тәкә белән бергә бер хин* майның дүрттән бер өлеше белән катыштырылган бер ефа́* иң яхшы онның уннан бер өлешен китер һәм бер хин шәрабның дүрттән бер өлешеннән торган шәраб бүләге алып кил. 41 Икенче яшь тәкәне эңгер-меңгер вакытта,* иртән китергәндәге кебек үк, икмәк һәм шәраб бүләкләре белән бергә китер. Син аны Йәһвәгә хуш ис — утта яндырыла торган бүләк буларак китер.
-
-
Саннар 28:4–6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Бер сарык тәкәсен иртән китер, ә икенчесен эңгер-меңгер вакытта* китер.+ 5 Бу корбаннарның һәрберсе белән, икмәк бүләге итеп, ефаның уннан бер өлеше күләмендә* иң яхшы онны хинның* дүрттән бер өлеше күләмендәге май белән бутап китер.+ 6 Бу даими яндыру корбаны,+ моның турында әмер Синай тавында бирелгән иде. Аны Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле корбан итеп
-