3 Әгәр майланган рухани+ гөнаһ кылып,+ халыкны гаепле итә икән, ул Йәһвәгә кылган гөнаһы өчен гөнаһ йолу корбаны итеп кимчелеге булмаган яшь үгез китерсен.+ 4 Рухани үгезне Йәһвә алдына очрашу чатырының керү урыны янына китереп,+ аның башына кулын куйсын һәм аны Йәһвә алдында чалсын.+