-
1 Ишмуил 2:15–17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Өстәвенә, корбан китерүче кеше әле ит маен төтәткәнче,+ руханиның ярдәмчесе килеп, аңа: «Руханига кыздырырга ит бир. Ул кайнаган ит алмас, чи ит кенә алыр»,— дип әйтә иде. 16 Тегесе аңа: «Башта маен төтәтсеннәр,+ аннары җаның ни теләсә, шуны алырсың»,— дигәндә, рухани аңа: «Юк, итне хәзер үк бир, юкса тартып алырмын!» — дия иде. 17 Шулай эшләп, бу хезмәтчеләр Йәһвә алдында зур гөнаһ кылды,+ чөнки алар Йәһвәгә бирелгән корбаннарга тиешле хөрмәт күрсәтми иде.
-