-
Чыгыш 30:34–36Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
34 Йәһвә Мусага болай диде: «Бертигез күләмдә мондый хуш исле матдәләр ал:+ ста́кти чәере, шехеле́т,* хуш исле гальба́н* һәм саф ла́дан. 35 Шулардан фимиам яса;+ бу тәмле исле катнашма оста итеп болгатылган,* тоз кушылган,+ саф һәм изге булырга тиеш. 36 Аның беразын вак итеп төй дә берникадәрен очрашу чатырындагы мин сиңа күренәчәк шаһитлек сандыгы алдына куй. Бу фимиам сезнең өчен аеруча изге булырга тиеш.
-
-
Ачылыш 8:3–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Алтын төтәсләвеч тоткан бүтән бер фәрештә килеп корбан китерү урыны+ каршына басты. Аңа тәхет алдындагы алтыннан ясалган корбан китерү урынында+ төтәтер өчен күп итеп фимиам+ бирелде, шул вакыт барлык изгеләрнең догалары ишетелеп тора иде. 4 Шул фәрештә кулыннан Аллаһы каршына фимиам төтене һәм изгеләрнең догалары+ күтәрелде. 5 Шуннан соң фәрештә төтәсләвечне алды да, аны корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, утны җиргә ыргытты. Күк күкрәде, авазлар ишетелде, яшен яшьнәде,+ җир тетрәде.
-