Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 16:5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Ул исраиллеләр җәмгыятеннән+ гөнаһ йолу корбаны итеп ике яшь кәҗә тәкәсе һәм яндыру корбаны итеп бер сарык тәкәсе алсын.

  • Еврейләргә 2:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Шуңа күрә ул бар яктан да үз «кардәшләре» кебек булырга тиеш иде.+ Бу ул, халыкның гөнаһлары өчен+ Аллаһы белән татулаштыручы корбан* китереп,+ Аллаһыга шәфкатьле һәм тугры баш рухани булып хезмәт итсен өчен кирәк иде.

  • Еврейләргә 5:1–3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, кеше файдасына Аллаһыга хезмәт итәр өчен билгеләнә.+ Шулай итеп ул гөнаһлар өчен бүләкләр һәм корбаннар китерә.+ 2 Ул белемсезләрне һәм хата эшләүчеләрне* кызгана белә, чөнки үзенең дә кимчелекләре бар. 3 Шуңа күрә ул, халыкның гөнаһлары өчен корбаннар китергән кебек, үз гөнаһлары өчен дә корбаннар китерергә тиеш.+

  • Еврейләргә 9:26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 26 Югыйсә аңа дөнья яратылганнан бирле кат-кат газап чигәргә кирәк булыр иде. Ләкин ул, үзен корбан итеп гөнаһны бетерер өчен, дөнья төзелешләре* тәмамланып барганда бер тапкыр гына килде.+

  • 1 Яхъя 2:1, 2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Кадерле балаларым, сезгә боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез* — гадел Гайсә Мәсих бар.+ 2 Ул — Аллаһы белән татулаштыручы, безнең генә түгел, ә бөтен дөньяның гөнаһларын+ йолып алучы* корбан.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу