-
Левилеләр 3:3–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Ул татулык корбанының бер өлешен Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп китерсен:+ эч маен,+ эчке әгъзаларны каплаган бөтен майны, 4 ике бөерен, биле янында урнашкан бөер маен китерсен. Ул бөерләр белән бергә бавырдагы майны да аерсын.+ 5 Һарун уллары моның барысын мәзбәхтәге учакка салынган яндыру корбаны өстенә салып төтәтсен.+ Бу — Йәһвә өчен яндырыла торган хуш* исле корбан.+
-
-
Левилеләр 7:29–31Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 «Исраиллеләргә әйт: „Йәһвәгә татулык корбаны алып килгән кеше аның бер өлешен Йәһвәгә китерсен.+ 30 Ул маен+ түше белән бергә кулына алып, боларны Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп алып килсен һәм Йәһвә алдында селкетү бүләге+ итеп алга-артка селкетсен. 31 Рухани бу майны мәзбәхтә төтәтсен,+ ә түш Һарун белән аның улларына булсын.+
-