-
Маттай 12:3, 4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Ул аларга болай диде: «Давыт һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен сезнең әллә укыганыгыз юкмы?+ 4 Давыт Аллаһы йортына кергән, һәм алар багышланган икмәкләрне ашаган,+ ә аларны Канун буенча руханилардан башка аның үзенә дә, аның кешеләренә дә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?+
-
-
Лүк 6:3, 4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Моңа Гайсә болай диде: «Давыт һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен сезнең әллә укыганыгыз юкмы?+ 4 Давыт Аллаһы йортына кергән һәм, багышланган икмәкләрне алып, үзе дә ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, ә аларны Канун буенча руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?»+
-