-
Левилеләр 11:21–24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Сез җирдә мыж килгән һәм дүрт аякта йөргән канатлы тереклекнең сикерер өчен буынтыклы аяклары булганнарын гына ашый аласыз. 22 Менә алар: күчмә саранчаның төрле төрләре, ашарга яраклы башка саранчалар,+ өй чикерткәсе һәм башка чикерткәләр. 23 Дүрт аягы, канаты булган, җирдә мыж килгән барлык башка тереклек сезнең өчен җирәнгеч нәрсә. 24 Боларны ашап нәҗесләнерсез. Үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.+
-
-
Канун 14:8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Шулай ук дуңгыз, чөнки аның тоягы икегә аерылган, ләкин ул күшәми. Ул сезнең өчен нәҗес. Аларның итен ашамагыз һәм үләксәләренә кагылмагыз.
-