Яратылыш 14:20 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 20 Җәберләүчеләрне синең кулыңа тапшырганАллаһы Тәгалә макталсын!» Шунда Ибрам аңа табышының уннан бер өлешен бирде.+ Яратылыш 28:22 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 22 Һәм мин һәйкәл итеп куйган бу таш Аллаһы йорты+ булып китәр. Аллаһым, миңа нәрсә генә бирсәң дә, уннан бер өлешен сиңа бирәчәкмен». Саннар 18:21 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 21 Менә, мин Ле́ви улларына үтәгән хезмәтләре өчен, очрашу чатырындагы хезмәтләре өчен, Исраилдәге бар нәрсәнең уннан бер өлешен+ мирас итеп бирдем. Саннар 18:26 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 26 «Ле́вилеләргә болай дип әйт: „Сез исраиллеләрдән аларның һәрнәрсәсенең уннан бер өлешен алырсыз,+ мин моны сезгә мирас итеп бирдем. Шул уннан бер өлешнең уннан бер өлешен Йәһвәгә бүләк итеп бирегез.+ Канун 14:22 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 22 Син ел саен кырда орлыгыңнан үскән һәр нәрсәнең уннан бер өлешен бирергә тиеш.+ 2 Елъязма 31:5 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 5 Бу боерык чыккач, исраиллеләр шактый күп күләмдә ашлыкның, яңа шәрабның, зәйтүн маеның,+ балның һәм кырда җыйган бар нәрсәнең беренче уңышын+ китерделәр. Алар бар нәрсәләренең уннан бер өлешен мул итеп китерде.+ Никами 13:12 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 12 Шунда бар Яһүд халкы келәтләргә+ ашлыкның, яңа шәрабның һәм майның уннан бер өлешен китерде.+ Малахи 3:10 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 10 Минем йортымда ризык булсын өчен,+ бөтен гошерләрне* гыйбадәтханәгә* алып килегез.+ Шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен,+ мин күк капкаларын ачмаммы+ һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?» Лүк 11:42 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 42 Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез,+ ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез! Сезгә боларны да үтәргә, канунның калган өлешләрен дә кире какмаска кирәк иде.+ Еврейләргә 7:5 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 5 Дөрестән дә, рухани вазифасын үтәүче Ле́ви угыллары,+ Канун кушуы буенча, халыктан, ягъни үз кардәшләреннән, алар Ибраһим токымыннан булса да, уннан бер өлешне алырга тиеш.+
20 Җәберләүчеләрне синең кулыңа тапшырганАллаһы Тәгалә макталсын!» Шунда Ибрам аңа табышының уннан бер өлешен бирде.+
22 Һәм мин һәйкәл итеп куйган бу таш Аллаһы йорты+ булып китәр. Аллаһым, миңа нәрсә генә бирсәң дә, уннан бер өлешен сиңа бирәчәкмен».
21 Менә, мин Ле́ви улларына үтәгән хезмәтләре өчен, очрашу чатырындагы хезмәтләре өчен, Исраилдәге бар нәрсәнең уннан бер өлешен+ мирас итеп бирдем.
26 «Ле́вилеләргә болай дип әйт: „Сез исраиллеләрдән аларның һәрнәрсәсенең уннан бер өлешен алырсыз,+ мин моны сезгә мирас итеп бирдем. Шул уннан бер өлешнең уннан бер өлешен Йәһвәгә бүләк итеп бирегез.+
5 Бу боерык чыккач, исраиллеләр шактый күп күләмдә ашлыкның, яңа шәрабның, зәйтүн маеның,+ балның һәм кырда җыйган бар нәрсәнең беренче уңышын+ китерделәр. Алар бар нәрсәләренең уннан бер өлешен мул итеп китерде.+
10 Минем йортымда ризык булсын өчен,+ бөтен гошерләрне* гыйбадәтханәгә* алып килегез.+ Шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен,+ мин күк капкаларын ачмаммы+ һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?»
42 Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез,+ ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез! Сезгә боларны да үтәргә, канунның калган өлешләрен дә кире какмаска кирәк иде.+
5 Дөрестән дә, рухани вазифасын үтәүче Ле́ви угыллары,+ Канун кушуы буенча, халыктан, ягъни үз кардәшләреннән, алар Ибраһим токымыннан булса да, уннан бер өлешне алырга тиеш.+