-
Левилеләр 6:14–16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Менә икмәк бүләге турында канун:+ Һарун уллары аны Йәһвә алдына мәзбәх каршысына китерсеннәр. 15 Аларның берсе икмәк бүләгеннән бер уч яхшы онны, мае һәм өстендәге бөтен ла́даны белән алып, мәзбәхтә төтәтсен. Бу — Йәһвә өчен бөтен бүләкне күрсәтүче корбан,* хуш* исле бүләк.+ 16 Ә калган өлешен Һарун белән аның уллары ашасын.+ Алар аннан ясалган төче икмәкләрне изге урында — очрашу чатырының ишегалдында ашасыннар.+
-