-
Левилеләр 23:34–36Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
34 «Исраиллеләргә әйт: „Җиденче айның 15 нче көненнән Йәһвәгә багышланган җиде көнлек Куыш* кору бәйрәме башлана.+ 35 Беренче көнне изге җыелыш булсын, бернинди авыр эш эшләмәгез. 36 Җиде көн сез Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерергә тиеш. Сигезенче көнне изге җыелыш үткәрегез+ һәм Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан китерегез. Бу — изге җыелыш. Бернинди авыр эш эшләмәгез.
-
-
Канун 16:13–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Ындыр табагыңнан иген, изгечләреңнән май һәм шәраб җыеп алгач, җиде көн Куыш* кору бәйрәмен+ үткәр. 14 Бәйрәм вакытында үзең, улың, кызың, ир колың, хатын колың, шәһәрләреңдә яшәгән ле́виле, килмешәк, атасыз бала һәм тол хатын шатланыгыз.+ 15 Аллаһың Йәһвә бөтен уңышыңны һәм бөтен эшләреңне фатихалар,+ шуңа күрә Йәһвә сайлаган урында җиде көн Аллаһың Йәһвәгә багышланган бәйрәмне үткәр+ һәм шатлан.+
-
-
Никами 8:14–18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Шунда алар Канунда Йәһвәнең Муса аша биргән әмеренә тап булды: исраиллеләр җиденче айда бәйрәм вакытында куышларда* яшәргә тиеш,+ 15 алар шулай ук үзләренең бар шәһәрләрендә һәм Иерусалимда хәбәр итеп болай игълан итәргә тиеш:+ «Таулы урыннарга барыгыз. Канунда язылганча куышлар корыр өчен, зәйтүн агачлары, нарат агачлары, мирт һәм пальма агачларының яфраклы ботакларын һәм башка агачларның яфраклы ботакларын алып килегез».
16 Халык барды да үзләренә куышлар корыр өчен ботаклар алып килде. Алар үз йортларының түбәләрендә, ишегалларында, шулай ук Аллаһы йортының ишегалларында,+ Су капкасы алдындагы шәһәр мәйданында+ һәм Ифраи́м капкасы+ алдындагы шәһәр мәйданында куышлар корды. 17 Шулай итеп, әсирлектән кайткан кешеләрнең җыелышындагы һәркем куыш корып анда яшәде. Исраиллеләр бик нык шатланды,+ чөнки аларның Нун улы Йошуа́+ көннәреннән алып ул бәйрәмне шул рәвешчә үткәргәне булмады. 18 Көн саен, беренче көннән алып соңгысына кадәр, Аллаһының Канун китабы укылды.+ Алар бәйрәмне җиде көн үткәрде, ә сигезенче көнне, таләп ителгәнчә, изге җыелыш үткәрелде.+
-