-
Чыгыш 23:31–33Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
31 Мин сезнең чигегезне Кызыл диңгездән алып филистилеләр диңгезенә* кадәр һәм чүлдән алып бөек елгага*+ кадәр сузармын, чөнки мин бу җирнең яшәүчеләрен сезнең кулыгызга бирермен, һәм сез аларны куып җибәрерсез.+ 32 Алар белән һәм аларның илаһлары белән килешү төземәгез.+ 33 Сезне миңа каршы гөнаһка тартмасыннар өчен, алар сезнең җирегездә яшәмәсен. Әгәр аларның илаһларына хезмәт итсәгез, бу сезнең өчен, һичшиксез, тозак булачак“».+
-
-
Йошуа 23:12, 13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Әмма сез Аллаһыны калдырып, арагызда калган бу халыкларның калдыгына ябышсагыз+ һәм алар белән никах килешүләре төзеп,*+ алар белән аралашсагыз, 13 Аллаһыгыз Йәһвә шул халыкларны сезнең өчен инде кумаячак,+ сез моны төгәл беләсез. Алар сезнең өчен капкын һәм тозак, аркаларыгызга камчы+ һәм күзләрегездә чәнечкеләр булып китәр, һәм сез Аллаһыгыз Йәһвә биргән бу яхшы җирдән юк булырсыз.
-
-
Хакимнәр 2:2, 3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 Сез исә бу җирдә яшәүчеләр белән килешүләр төзергә тиеш түгел+ һәм сезгә аларның мәзбәхләрен* җимерергә кирәк“.+ Әмма сез мине тыңламадыгыз.+ Ни өчен сез шулай эшләдегез? 3 Шуңа күрә мин дә: „Аларны арагыздан куып чыгармам.+ Алар сезне тозакка эләктерер,+ һәм аларның илаһлары сезне юлдан яздырыр“+,— дидем».
-