-
Саннар 8:24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 «Ле́вилеләр турында күрсәтмә мондый: 25 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ле́виле очрашу чатырында хезмәт итүчеләр белән бергә хезмәт итсен.
-
-
Саннар 18:2, 3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 Шулай ук үзеңнең атаң кабиләсеннән — Ле́ви кабиләсеннән кардәшләреңне алып кил. Алар сиңа кушылсын һәм шаһитлек чатыры+ алдында сиңа һәм улларыңа хезмәт итсен.+ 3 Алар синең алдыңдагы бурычларын һәм чатырдагы бөтен хезмәткә кагылышлы эшләрне үтәргә тиеш.+ Әмма алар, үзләре дә, сез дә үлмәсен өчен, изге урынның һәм мәзбәхнең кирәк-яракларына якынлашмасын.+
-
-
1 Елъязма 23:32Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
32 Өстәвенә, алар очрашу чатырындагы һәм изге урындагы хезмәткә бәйле вазифаларын үтәделәр һәм үз туганнары — Һарунның токымнарына ярдәм иттеләр. Шулай итеп алар Йәһвә йортындагы хезмәтне башкардылар.
-