Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 18:25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 Муса бөтен исраиллеләр арасыннан сәләтле ир-атларны сайлады һәм аларны халыкның мең, йөз, илле һәм ун кешелек төркемнәре өстеннән башлыклар итеп билгеләде.

  • Саннар 1:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Болар — җәмгыятьтән чакырып алынган ир-атлар. Алар — үз аталары кабиләләренең башлыклары,+ Исраил меңнәренең башлары».+

  • Йошуа 22:13, 14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Аннары исраиллеләр Илгаза́р улы Пинхә́с+ руханины рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы янына Гиладка җибәрде. 14 Аның белән бергә ун башлык булды. Аларның һәрберсе Исраилнең бер кабиләсенең вәкиле, Исраи́л меңнәре* арасында үз нәселенең башлыгы иде.+

  • Йошуа 23:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Йошуа бөтен Исраилне, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен һәм җитәкчеләрен+ җыйды+ да аларга болай диде: «Мин картайдым, мин инде олы яшьтә.

  • 1 Елъязма 27:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Исраилдә патша армиясендә 12 отряд бар иде, һәрберсендә 24 000 әр кеше хезмәт итте. Алар нәсел башлыкларыннан, меңбашларыннан, йөзбашларыннан+ һәм шул отрядлар турында кайгыртып, патшага хезмәт иткән җитәкчеләрдән+ торды. Һәр отряд ел дәвамында бер-бер артлы бер айлап хезмәт итте.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу