-
2 Ишмуил 5:6, 7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Көннәрнең берендә патша үз кешеләре белән Иерусалимга килеп, шул җирдә яшәгән йәвүслеләргә+ каршы чыкты. Алар исә: «Син монда беркайчан да керә алмассың! Хәтта сукырлар һәм аксаклар да сине куып чыгарыр»,— диеп, Давыттан мыскыллап көлде. Алар: «Юк, Давыт монда һич керә алмас»,— дип уйладылар.+ 7 Шулай да Давыт Сио́н ныгытмасын яулап алды, һәм хәзер ул Давыт Шәһәре+ дип атала.
-