-
Еврейләргә 9:9, 10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Шул чатыр безнең көннәр өчен мисал булып тора,+ һәм андагы тәртип буенча бүләкләр белән корбаннар китерелә.+ Әмма алар шул изге хезмәтне башкаручының вөҗданын камил итә алмый,+ 10 алар шул ашау-эчү, төрле сафландыру йолаларына* гына кагыла.+ Муса канунының бу таләпләре тәнгә кагылышлы булган+ һәм тиешле тәртип урнаштырылганчы үз көчендә калган.
-
-
Еврейләргә 9:13, 14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Чөнки нәҗесләнгәннәрнең өстенә, тәнне чиста итәр өчен, кәҗә, үгез каны+ һәм яндырылган тана көле сибәләр һәм шулай итеп аларны изге итәләр.+ 14 Әмма Мәсих каны+ вөҗданыбызны үле эшләрдән күпкә зуррак дәрәҗәдә сафландырачак!+ Ул мәңгелек рух ярдәмендә үзен кимчелексез корбан итеп Аллаһыга тапшырды һәм моны без тере Аллаһыга изге хезмәтне башкара алсын өчен эшләде.+
-