Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 2:30–35
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 30 Ләкин Хишбун патшасы Сихо́н безгә үтәргә бирмәде, чөнки Аллаһыгыз Йәһвә, аны сезнең кулга бирер өчен (һәм ул нәкъ шулай эшләде дә),+ аңа үҗәт рухлы+ һәм каты йөрәкле булып китәргә рөхсәт итте.

      31 Шунда Йәһвә миңа: „Менә, мин инде Сихонны һәм аның җирен сиңа бирә башладым. Аның җирен яуларга кереш“+,— диде. 32 Сихон үзенең бар халкын ияртеп, безнең белән Яһа́с янына сугышырга килгәч,+ 33 Аллаһыбыз Йәһвә аны безнең кулга тапшырды, һәм без аны, аның улларын һәм бөтен халкын тар-мар иттек. 34 Шул вакытта без аның бөтен шәһәрләрен басып алдык һәм һәр шәһәрне, андагы ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны юк иттек. Беркемне дә исән калдырмадык.+ 35 Без үзебезгә басып алган шәһәрләрдән мал-туарны һәм табышны гына алдык.

  • Канун 29:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Ахыр чиктә сез монда килдегез. Шунда Хишбу́н патшасы Сихо́н+ да, Баша́н патшасы Ог+ та безгә каршы сугышырга чыкты, әмма без аларны җиңдек.+

  • Хакимнәр 11:19, 20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Аннан соң Исраил аморлылар патшасы Сихонга — Хишбу́н патшасына хәбәрчеләр җибәрде, һәм Исраил аңа: „Безгә җирең аша үз җиребезгә үтәргә рөхсәт итче“,— диде.+ 20 Ләкин Сихо́н, Исраилгә ышанмаганга, аңа үз җире аша үтәргә бирмәде. Сихон бөтен халкын бергә җыеп, Яһаста лагерь корып урнашты һәм Исраилгә каршы сугышты.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу