-
Еврейләргә 12:5–7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 һәм сез угылларга эндәшкәндәй әйтелгән мондый үгет-нәсыйхәтне бөтенләй оныткансыз: «Улым, Йәһвә* тәрбиясен игътибарсыз калдырма, ул төзәткәндә күңелең төшмәсен, 6 чөнки Йәһвә* кемне яратса, шуны тәрбияли һәм улы итеп кабул иткән һәркемне камчылый».*+
7 Газап чиккәндә нык калыгыз, бу да тәрбияләүнең бер өлеше. Аллаһы сезне үз угыллары итеп күрә.+ Атасы тәрбияләмәгән угыл бар микән?+
-