-
Канун 4:25, 26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Балаларыгыз һәм оныкларыгыз туып һәм шул җирдә озак яшәп, сез бозык эшләр кылсагыз һәм берәр төрле пот ясасагыз+ һәм шулай итеп Аллаһыгыз Йәһвә күзендә явызлык эшләп, аның күңелен рәнҗетсәгез*+ — 26 мин күкләр белән җирне сезгә каршы шаһитләр булырга чакырам — сез Үрдүнне кичкәч, биләп алачак җирдән һичшиксез бик тиз юк булачаксыз. Сез анда озак калмаячаксыз, ә тулысынча юк ителәчәксез.+
-
-
Йошуа 23:12, 13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Әмма сез Аллаһыны калдырып, арагызда калган бу халыкларның калдыгына ябышсагыз+ һәм алар белән никах килешүләре төзеп,*+ алар белән аралашсагыз, 13 Аллаһыгыз Йәһвә шул халыкларны сезнең өчен инде кумаячак,+ сез моны төгәл беләсез. Алар сезнең өчен капкын һәм тозак, аркаларыгызга камчы+ һәм күзләрегездә чәнечкеләр булып китәр, һәм сез Аллаһыгыз Йәһвә биргән бу яхшы җирдән юк булырсыз.
-