-
Чыгыш 19:19Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
19 Мөгез быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Ул арада Муса сөйләде, ә Аллаһы аңа каты тавыш белән җавап бирде.
-
-
Канун 4:10–13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Сез Аллаһыгыз Йәһвә алдында Хоре́б янында торган көнне Йәһвә миңа болай диде: „Халык минем сүзләремне ишетсен өчен+ һәм җирдә яшәгән бар көннәрендә мине тирән хөрмәт итәргә өйрәнсен өчен+ һәм үз улларын өйрәтә алсын өчен,+ аларны яныма җый“.
11 Шунда сез тау итәге янына килеп бастыгыз, ә тауны күкләргә кадәр күтәрелгән ут ялмап алган иде. Анда караңгылык һәм куе кара болыт иде.+ 12 Һәм Йәһвә сезгә ут эченнән сөйли башлады.+ Сез сүзләрне ишеттегез, ләкин утта бернәрсә дә күрмәдегез,+ аннан тавыш кына килә иде.+ 13 Ул сезгә үтәргә боерган килешүенең таләпләрен+ — Ун әмерне*+ игълан итте. Аннан соң ул аларны ике таш тактага язып бирде.+
-