-
Левилеләр 11:4–8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Ләкин сез күшәүче яки тоягы икегә аерылган мондый хайваннарны ашарга тиеш түгел: дөяне, ул күшәүче, әмма тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес.+ 5 Шулай ук кыя даманын,+ чөнки ул күшәүче, әмма тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес. 6 Куянны да, чөнки ул күшәүче, ләкин тоягы икегә аерылмаган. Ул сезнең өчен нәҗес. 7 Шулай ук дуңгызны+ да, чөнки аның тоягы икегә аерылган һәм тоягында ярык булса да, ул күшәми. Ул сезнең өчен нәҗес. 8 Аларның итен ашамагыз һәм үләксәләренә кагылмагыз. Алар сезнең өчен нәҗес.+
-