-
Канун 12:5–7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Аллаһыгыз Йәһвә барлык кабиләләрегез арасында үз исемен урнаштырыр өчен һәм үзенә торыр өчен урын кайда сайласа, аңа табынырга шунда барыгыз.+ 6 Яндыру корбаннарыгызны,+ башка корбаннарыгызны, уннан бер өлешләрне,+ бүләкләрегезне,+ нәзер бүләкләрегезне, ирекле бүләкләрегезне,+ эре һәм вак терлекнең беренче балаларын+ шунда алып барыгыз. 7 Анда сез үзегез һәм өйдәгеләрегез Аллаһыгыз Йәһвә алдында ашарга+ һәм үзегезнең бар эшләрегезгә сөенергә тиеш,+ чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне фатихалады.
-