-
Канун 13:1–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Әгәр халкыңнан берәр пәйгамбәр я төшләр күреп киләчәкне әйтүче килеп чыкса һәм сиңа берәр билге я галәмәт белдерсә, 2 һәм ул сиңа әйткән билге я галәмәт чынга ашса, һәм ул син белмәгән илаһлар турында: „Әйдә, башка илаһларга иярик һәм аларга хезмәт итик“,— дисә, 3 бу пәйгамбәрнең я төш күрүченең сүзләрен тыңлама,+ чөнки Аллаһыгыз Йәһвә сезне Аллаһыгыз Йәһвәне бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән яратасызмы+ икәнен белер өчен сыный.+ 4 Аллаһыгыз Йәһвәгә иярегез, аны тирән хөрмәт итегез, аның әмерләрен үтәгез, аны тыңлагыз. Аңа гына хезмәт итегез һәм аңа гына нык тотыныгыз.+ 5 Ә ул пәйгамбәр я төш күрүче үтерелергә тиеш,+ чөнки ул сезне, Аллаһыгыз Йәһвә йөрергә кушкан юлдан яздырыр өчен, Аллаһыгыз Йәһвәгә каршы баш күтәрергә котырта. Аллаһыгыз бит сезне Мисыр җиреннән алып чыкты һәм сезне коллык йортыннан йолып алды. Арагыздан явызлыкны бетерегез.+
-
-
Ирмия 28:11–17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Аннары Хәнания бар халык алдында болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Ике ел да үтмәс, мин бар халыкларның муенындагы Бабыл патшасы Нәбукаднизар камытын нәкъ шулай итеп сындырырмын“».+ Шуннан соң Ирмия пәйгамбәр үз юлы белән китте.
12 Хәнания пәйгамбәр Ирмия пәйгамбәрнең муенындагы камытны сындыргач, Йәһвә Ирмиягә мондый хәбәр җиткерде: 13 «Бар, Хәнаниягә әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Син агач камытларны сындырдың,+ ә аның урынына тимер камытлар булыр“. 14 Чөнки Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин бар бу халыкларның муенына, алар Бабыл патшасы Нәбукаднизарга хезмәт итсен өчен, тимер камыт кидерермен, һәм алар аңа хезмәт итәр.+ Мин аңа хәтта кыргый хайваннарны да бирермен“».+
15 Аннары Ирмия пәйгамбәр Хәнания+ пәйгамбәргә болай диде: «И Хәнания, тыңлачы! Йәһвә сине җибәрмәде, ә син бу халыкны ялганга ышандырдың.+ 16 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Менә! Мин сине җир йөзеннән юк итәрмен, чөнки син халыкны Йәһвәгә каршы фетнәгә котырттың“».+
17 Шул ук елның җиденче аенда Хәнания пәйгамбәр вафат булды.
-