Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 15:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Әмма араңнан беркем дә ярлы булмасын, чөнки Йәһвә сине, һичшиксез, Аллаһың Йәһвә үзеңә мирас итеп бирәчәк җирдә фатихалар.+

  • Канун 15:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Әгәр Аллаһың Йәһвә бирәчәк җирдәге берәр шәһәреңдә берәр кардәшең ярлы булып китсә, ярлы кардәшеңә карата каты күңелле һәм саран булма.+

  • Канун 15:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Аңа теләр-теләмәс түгел, ә мул итеп бурычка бир,+ чөнки Аллаһың Йәһвә шуның өчен сине һәр эшеңдә һәм һәр гамәлеңдә фатихалар.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 19:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була,+

      Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр.*+

  • Лүк 6:34, 35
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 34 Бурычка* биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, мактарлык ни эшлисез?+ Хәтта гөнаһ кылучылар да, башка гөнаһ кылучыларга бурычка биргәндә, үзләренә бурычны тулысынча кайтарачаклар дип уйлап бирә. 35 Сез исә, киресенчә, дошманнарыгызны яратып, игелек кылып яшәгез һәм кире алырга өметләнмичә бурычка бирүегезне дәвам итегез.+ Шул чакта әҗерегез зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең угыллары булырсыз. Ул бит яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу