Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 15:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Әгәр Аллаһың Йәһвә бирәчәк җирдәге берәр шәһәреңдә берәр кардәшең ярлы булып китсә, ярлы кардәшеңә карата каты күңелле һәм саран булма.+

  • Канун 15:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Аңа теләр-теләмәс түгел, ә мул итеп бурычка бир,+ чөнки Аллаһың Йәһвә шуның өчен сине һәр эшеңдә һәм һәр гамәлеңдә фатихалар.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 11:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Берәү юмарт бирә, ләкин аның милке арта бара,+

      Икенче берәү саран була, әмма бөлгенлеккә төшә.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 19:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була,+

      Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр.*+

  • Лүк 6:38
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 38 Бирегез, үзегезгә дә бирелер.+ Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр».

  • 2 Көринтлеләргә 9:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Өстәп тагын шуны әйтим: саран чәчүче саран уңыш урыр, ә юмарт чәчүче юмарт уңыш урыр.+

  • 1 Яхъя 3:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Берәрсенең бу дөнья мал-мөлкәте булса, ә ул үз кардәшенең мохтаҗлыкта булуын күреп тә, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһыга карата мәхәббәт ничек була алсын инде?+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу