-
1 Патшалар 9:8, 9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Бу йорт хәрабәләр өеменә әверелер.+ Аның яныннан үткән һәркем гаҗәпләнеп карар да сызгырып куяр һәм: „Нишләп Йәһвә бу җир һәм бу йорт белән шулай эшләгән икән?“ — дияр.+ 9 Шунда: „Чөнки алар ата-бабаларын Мисыр җиреннән чыгарган Аллаһылары Йәһвәне калдырганнар һәм бүтән илаһлар сайлап, аларга сәҗдә кылганнар, аларга хезмәт итә башлаганнар. Менә шуңа күрә Йәһвә аларны бөтен шушы бәлаләргә дучар иткән дә“+,— дип әйтерләр».
-
-
2 Елъязма 7:21, 22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Бу йорт хәрабәләр өеменә әверелер. Аның яныннан үткән һәркем гаҗәпләнеп карар+ да: „Нишләп Йәһвә бу җир һәм бу йорт белән шулай эшләгән икән?“ — дияр.+ 22 Шунда: „Чөнки алар үзләрен Мисыр җиреннән чыгарган,+ ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне калдырганнар+ һәм бүтән илаһлар сайлап, аларга сәҗдә кылганнар, аларга хезмәт итә башлаганнар.+ Менә шуңа күрә ул аларны бөтен шушы бәлаләргә дучар иткән дә“+,— дип әйтерләр».
-