19 Чик Бәйтһөгләнең+ төньяк тау битенә кадәр дәвам итте һәм Тозлы диңгезнең+ төньяк култыгы янында, Үрдүннең көньяк тамагы янында бетте. Бу көньяк чик булды. 20 Ә көнчыгыш якта Үрдү́н елгасы чик булды. Бу гаиләләре буенча Биньямин токымнарының мирасы һәм аның бөтен яклардан чикләре булды.