-
Йошуа 1:3–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Мин сезгә, Мусага вәгъдә иткәнчә, аягыгыз баскан һәр җирне бирермен.+ 4 Сезнең җирегез чүлдән Ливанга кадәр һәм бөек елга Евфратка кадәр — хитлеләрнең бөтен җире+ — һәм көнбатышта* Бөек диңгезгә* кадәр булыр.+ 5 Гомерең буе сиңа беркем дә каршы тора алмас.+ Мин, Муса белән булган кебек, синең белән дә булырмын.+ Мин сине калдырмам һәм ташламам.+
-