Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 26:3–12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Әгәр кагыйдәләрем буенча яшәсәгез һәм әмерләремне тотып, аларны үтәсәгез,+ 4 мин үз вакытында яңгырлар яудырырмын+ һәм җир үз уңышын,+ ә кырдагы агачлар үз җимешен бирер. 5 Ашлык сугу йөзем җыю вакытына кадәр сузылыр, һәм йөзем җыю чәчү вакытына кадәр дәвам итәр. Икмәгегезне туйганчы ашарсыз һәм җирегездә иминлектә яшәрсез.+ 6 Мин бу җиргә тынычлык бирермен,+ һәм йокларга ятканда сезне беркем куркытмас.+ Мин бу җирдән ерткыч хайваннарны куып чыгарырмын, һәм беркем дә сезгә кылыч белән килмәс. 7 Сез, һичшиксез, үз дошманнарыгызны куып барырсыз, һәм алар сезнең алда кылычтан егылыр. 8 Сезнең бишегез йөзне куып барыр, йөзегез ун меңне куар, һәм дошманнарыгыз сезнең алда кылычтан егылыр.+

      9 Мин сезне фатихалармын, сезне ишәйтермен һәм күбәйтермен,+ мин сезнең белән төзегән килешүемне тотармын.+ 10 Сез әле былтыргы уңышны ашаганда, сезгә яңа уңышны салыр өчен амбарларыгызны былтыргы уңыштан бушатырга туры килер. 11 Мин изге чатырымны сезнең арагызга куярмын,+ һәм минем җаным сезне кире какмас. 12 Мин арагызда булырмын һәм сезнең Аллаһыгыз булырмын,+ ә сез минем халкым булырсыз.+

  • Канун 28:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Әгәр син Аллаһың Йәһвәнең бүген мин сиңа үтәргә кушкан бөтен әмерләрен җентекләп тотып, аны һәрнәрсәдә тыңласаң, Аллаһың Йәһвә, һичшиксез, сине җирдәге бөтен башка халыклардан өстен куяр.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу